https://tnv.ru
10 Ноябрь 2025, 17:50
61
0

Бүген Татарстанда хоккей көне! 19:30 сәгатьтә КХЛ чемпионаты кысаларында җирле "Нефтехимик" һәм Казаннан килгән "Ак Барс" очрашачак.
"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары матчны туры трансляциядә күрсәтәчәк.
"Нефтехимик" Көнчыгыш конференциядә бишенче урында бара. Соңгы уенда алар үз бозында "Салават Юлаев"ны 1:0 җиңде. "Барс"лар шул ук конференциядә икенче урында. Соңгы бәрелештә алар "Локомотив"ка 1:3 оттырды.
Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" бу сезон барышында 11 уен рәттән җиңеп, клуб тарихын яңартты.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0