Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән "Батырлар" программасына сайлап алуның соңгы этабы башланды

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән "Батырлар" программасына сайлап алуның соңгы этабы башланды

https://tnv.ru

27 Май 2025, 14:00

60

0

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән "Батырлар" программасына сайлап алуның соңгы этабы башланды

Тагын бер атнадан республикада "Батырлар" программасына сайлап алуның соңгы этабы төгәлләнәчәк. Июньдә конкурс комиссиясе 60 җиңүчене билгеләргә тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән программага 1604 кеше гариза биргән. Бу СВОда катнашучылар һәм хәрби операция ветераннары. 

Алар Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән. Шуларның берсе - Казаннан Эдуард Бердников. Совет елларында ул танкчы булып хезмәт иткән. Соңыннан уенчыклар җитештерә торган оешма ача. СВО башлангач, безнең хәрбиләр өчен талисманнар да ясарга керешә. Ә берникадәр вакыттан үзе дә махсус хәрби операциягә китәргә карар кылган. "Чөнки күп кенә танышларым, дусларым шушы юлны сайлады", ди ул. Хәзер Эдуард - Казанда. Контузиядән соң госпитальдә дәвалана. Ә "Батырлар" программасын СВОдан кайткан хәрбиләргә социаль яраклашу, һөнәри яктан үсү өчен зур мөмкинлек дип бәяли.  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар