Онлайн трансляция

Свернуть

СВО зонасына үзгәртеп ясалган 5 машина җибәреләчәк

СВО зонасына үзгәртеп ясалган 5 машина җибәреләчәк

https://tnv.ru

01 Август 2025, 10:41

39

0

СВО зонасына үзгәртеп ясалган 5 машина җибәреләчәк
СВО зонасында илне яклаучы егетләребездән Чаллыдан чираттагы ярдәм киләчәк. Бу юлы егетләргә үзгәртеп корылган 5 машина җибәреләчәк, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. 

Әлеге автомобильләр махсус хәрбиләр өчен үзгәртеп ясалган. Машиналар иске, берсе хәтта 1971 елгы. Әмма алар чыдамлы, ди мастерлар. Автомобильләрнең сыйфатын мэр Наил Мәһдиев үзе тикшергән.

"Эксплуатациядән чыккан һәм үз срогын үтәгән машиналардан без менә шундый җиңел һәм кирәкле автомобильләрне сугышчыларның соравы буенча ясыйбыз. Алар әлеге автомобильләр белән кирәк-ярак ташый, яралган хәрбиләрне чыгара ала алачак. Барысы да бик гади. Мондый автомобильләр күпләрнең гомерен саклап калуда ярдәм итәчәгенә шигем юк. Бер ай элек СВО зонасына баргач, шундый машиналарны егетләребезнең үз көчләре белән ясавын күрдем. Без аларга бу эштә ярдәм итәргә тәкъдим иттек", – ди мэр.

Машиналарны иптәшләре белән эшмәкәр Илфат Хәбибрахманов ясаган. Тиздән алар хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

Фото: Чаллы хакимияте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар