https://tnv.ru
13 Октябрь 2025, 14:58
31
0

30 сентябрдә Донбасс төбәкләре - Донецк һәм Луганск халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне иде. Аңа 3 ел булды. СВО дәвам итә һәм азат ителгән территорияләрдә параллель рәвештә шәһәр-авылларны торгызалар. Анда гади кешеләрнең көндәлек, әмма көнүзәк мәсьәләләре хәл ителә. Тормышны җайлауга Татарстан үз өлешен кертә. Гуманитар ярдәм, техника-технологияләр, төрле оешмалардан хезмәткәрләрнең барып эшләве исемлекне озак санап булыр иде.
Шушы көннәрдә Угледар шәһәре янында бер һәйкәл барлыкка килде. Аны шушы җирдә Донбасс халкын яклап һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куйдылар. Нәкъ монда Татарстанда тупланган «Алга» батальоны 23нче елның нең февралендә үзенең иң зур югалтуын кичерә. Берюлы 59 кеше һәлак була.
3 ел элек шушы көннәрдә илдә өлешчә мобилизация бара иде. 3 ел ил халкы яңа шартларда яши. Җиңүгә үз өлешен кертә - анда - яу кырында, монда - гуманитар ярдәм фронтында, шәһәрләрне торгызып. Алия Хәйретдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0