https://tnv.ru
01 Ноябрь 2025, 09:28
15
0

Чирмешән район үзәк хастаханәсе коллективы Татарстан мөфтиятенә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен гуманитар йөк тапшырган. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 10 тартма СВО зонасына китәчәк. Аларда беренче ярдәм күрсәтү һәм дәвалау өчен кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре: авыртуны баса торган һәм температураны төшерә торган препаратлар, антисептиклар, антибиотиклар, витаминнар, бинтлар, пластырьлар, жгутлар, шприцлар һ.б. медицина кирәк-яраклары.
Барлык медикаментлар алгы сызыктагы хәрбиләрнең кулына тапшырылачак.
Фото: dumrt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0