https://tnv.ru
21 Декабрь 2023, 15:21
337
0
Казанда «Ел татары» рейтингында җиңүчеләрне атадылар.
Бу бәйгене «Миллиард татар» сайты оештырган. Конкурста 35 номинация — иң яхшы татар дизайнеры, татар фильмы, туган телне өйрәнү буенча иң шәп проект һәм башкалар. Ике ай дәвамында алар өчен сайтта — онлайн тавыш бирүдә 128 мең кеше катнашкан. Аннары белгечләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре беренче унлыкны сайлаган.
Кичә төрле номинацияләрдә 35 кешене бүләкләделәр. Алар — татарның үзаңын яклап даими чыгыш ясаган — Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминевны билгеләп үттеләр. Ул Дәүләт Советында, «7 дней» тапшыруында милли мәнфәгатьләрне күтәрә. Хезмәттәшебез, «Заман көзгесе» тапшыруын алып баручы Илзирә Юзаева «Татар хатын-кызы» номинациясендә җиңде. Аның өчен 10 мең кеше тавыш биргән.

Бүлешергә
Комментарии 0