Онлайн трансляция

Свернуть

Май аенда татарстанлылар 13 көн ял итәчәк

Май аенда татарстанлылар 13 көн ял итәчәк

https://tnv.ru

15 Апрель 2025, 10:30

231

0

Май аенда татарстанлылар 13 көн ял итәчәк
Быел май аенда 13 көн ял итәчәкбез. ТР Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре буенча эш көне нибары 18 булачак.

Аерым алганда, яз һәм хезмәт көне уңаеннан 1, 2, 3 һәм 4 май ял көннәре булачак. Ә Җиңү көне уңаеннан Татарстан халкы 8, 9, 10 һәм 11 майда ял итәчәк.

Моннан тыш, татарстанлыларны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә — 17-18, 24-25 һәм 31 май көннәрендә яллар көтә. Исегезгә төшерәбез, быел республика халкының 245 эш көне һәм 120 ял көне булачак.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар