Бүген Татарстанның халык шагыйре, язучы, күренекеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә һәйкәл ачылды
https://tnv.ru
20 Октябрь 2025, 14:53
104
0

Бүген Татарстанның халык шагыйре, язучы, күренекеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә һәйкәл ачылды.
Курган зират комплексына аны искә алырга татар зыялылары, депутатлар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, якыннары килгән иде Әдипнең арабыздан китүенә нәкъ 2 ел. Ул әдәбиятта якты эз калдырган, милләт өчен зур хезмәт куйган шәхес иде. Йөзләгән шигыр, күләмле хикәяләр, әсәрләр, мәкаләләрен калдырып китте.
Иҗаты белән исән чакта ук үзенә һәйкәл булдырган шәхес, дип искә алдылар аны бүген.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карый аласыз.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0