https://tnv.ru
20 Октябрь 2025, 15:14
14
0

Рәис юкка гына цифралы мохитта - ягъни интернетта татарның мәдәни кодын танытуны максат итеп куймады. Без бүген нейрочелтәр, ясалма интеллект, дибез икән - интернетта туган телдәге контент күп булырга тиеш. Шул очракта гына әлеге технологияләр аның белән эшләргә өйрәнәчәк. Чөнки әлегә анда ясалма фәһем аңлап, эшкәртә алырлык мәглүмат аз.
Гап-гади бер мисал. Әлеге тапшыруны әзерләгәндә якташыбыз, танылган галим, Россиядә бик билгеле генетика белгече Илдус Әхмәтов турында татарча материал эзләдем. Таптым дисезме? Юк! Инглизчәсе, күбрәк.
Әйдәгез, Илдус Әхмәтовкә күчик. Яр Чаллы егете. Бүген Ливерпульда яши, Казанда медицина унивеситетының - картаю һәм озак яшәү генетикасы лабораториясен җитәкли. Нәк бер ай элек татар галиме - Nature Index (Нейче Индекс) рейтингында дөньяда иң еш телгә алынучы галимнәр исемлегенә керде. Илдус Әхмәтов бүген фәннең иң серле, әмма иң кызыклы юнәлеше - геннарны өйрәнә. Ул картлыкны тоткарлый торган дару уйлап тапмакчы. Алия Хәйретдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0