Онлайн трансляция

Свернуть

Әдәбиятта якты эз калдырган, милләт өчен зур хезмәт куйган шәхес: Разил Вәлиевкә һәйкәл ачылды

Әдәбиятта якты эз калдырган, милләт өчен зур хезмәт куйган шәхес: Разил Вәлиевкә һәйкәл ачылды

https://tnv.ru

21 Октябрь 2025, 10:19

20

0

 Әдәбиятта якты эз калдырган, милләт өчен зур хезмәт куйган шәхес: Разил Вәлиевкә һәйкәл ачылды

Татарстанның халык шагыйре, язучы, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә һәйкәл ачылды. Курган зират комплексына аны искә алырга татар зыялылары, депутатлар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, якыннары җыелды. Әдипнең арабыздан китүенә бүген нәкъ 2 ел. 

Ул әдәбиятта якты эз калдырган, милләт өчен зур хезмәт куйган шәхес иде. 

Йөзләгән шигырь, җырлар, хикәяләр, әсәрләр, публицистик мәкаләләрен калдырып китте. Татар дөньясы аның милләте мәнфәгатләре белән януын бүген дә сагынып искә алды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар