https://tnv.ru
05 Февраль 2026, 09:20
1259
0

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат булган. Бу хакта "Матбугат.ру" порталы хәбәр итә.
Азат Гаян улы Хөсәенов 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында дөньяга килә. Музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенроссия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Биш йөзләп җыр авторы, театрлар өчен җитмештән артык спектакльгә көй, шулай ук инструменталь музыка язган.
Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз.

Бүлешергә
Комментарии 0