https://tnv.ru
14 Апрель 2025, 15:10
77
0

Халкыбыз, дин кардәшләребез Ураза гаетен билгеләп үткәннән соң, телефонда видео таралды. Анда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән халкы авыл читендәге болынны тутырып, бәйрәм намазын укый.
Татарда "Урта Әләзән феномены" дигән төшенчә бар. Монда 9 мең кеше яши - ул континентның Европа территориясендә иң зур авыл санала. Эчмиләр, җир җимертеп эшлиләр, традицияләрне саклыйлар.
Бөтен ил татарларын шаккатырып көн итәләр, эш урыннары булдыралар, хезмәткәрләре авылга Пензадан килеп эшли. Күз алдына китерегез, башкала - Казаннан 90 чакрымга - әйтик Апаска барып эшләүне. Ә анда шулай. Авылның үз яшәеш кануннары бар. Монда җомга көнне ял итәләр. Белгечләрнең әйткәне бар: "якын киләчәктә татарда милли үсеш булса, ул һичшиксез Пензадан, Әләзәннән башланачак".
Инзилә Хөсәенова бу атнада Әләзәнгә барып кайтты. Бүген без аның беренче репортажын тәкъдим итәбез.
Бүлешергә
Комментарии 0