https://tnv.ru
25 Апрель 2025, 15:00
99
0

Бу шимбә Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукай тууга 139 ел булуны билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм, гадәттәгечә, Казанның Тукай скверындагы һәйкәл янында башлана.
Ә төп тантаналар урыны - Камал театрының яңа бинасы һәм Кабан күле буе. Шигърият бәйрәмен турыдан туры эфирда "ТНВ-Татарстан", "ТНВ-Планета" каналлары күрсәтәчәк.
Ул көндезге бердә башлана. Бу көнне Тукай премиясе лауреатларын да игълан итәргә тиешләр. Быел Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әлеге дәрәҗәле бүләкне алучылар турында тәүге фәнни белешмәлек тә әзерләгән. Бу хакта тулырак безнең материалда.

Бүлешергә
Комментарии 0