https://tnv.ru
26 Апрель 2025, 14:14
97
0

Бүген татар халкы Туган тел көне һәм бөек халык язучысы Габдулла Тукай тууына 139 ел тулуны билгеләп үтә.
Шул уңайдан, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында күп кенә чаралар уза.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм аның рәисе Марат Әхмәтов белән берлектә әзерләнгән проектларын тәкъдим итте. Ул — Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән «Кеше китә - җыры кала» сериалы, «Музыкаль Сабантуй» проекты, шулай ук «Мәйдан» һәм «ШАЯН ТВ» телеканаллары иҗат җимешләре.
Кызыксынуны аеруча 28 апрель «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында чыгучы «Кеше китә - җыры кала» сериалы уятты. «Ватан 21 гасыр» компаниясе һәм ТНВ төшергән сериал 22 сериядән тора һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0