https://tnv.ru
11 Июнь 2025, 12:56
1592
0

Башкортстанда яшәүче блогерлар Индира һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә өченче бала туды. Бу хакта алар үзләре телеграм каналларында хәбәр иттеләр.
Үзләре битендә малаймы яки кызмы икәнен хәбәр итмәсәләр дә, социаль челтәрләр аша сабыйның малай һәм Таһир исемле булуы аңлашылды. Бу хакта Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова язган.
Нәбиевләр София һәм Әминә исемле ике кыз үстерәләр, уллы да булдылар. Котлыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев Гинесс рекордлар китабының альпинистлык буенча рекорд куючысы, дөньяның иң югары нокталарына күтәрелгән кеше. Омскида армиядә хезмәт иткәндә, егетнең өстенә дивар җимерелеп төшә, ул ике аягын да югалта. Үзенең социаль челтәрләрендә Рөстәм, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, күңелле һәм тулы тормыш белән яшәү рәвешен алга сөрә.

Фото: t.me/rustamnabiev92
Бүлешергә
Комментарии 0