https://tnv.ru
23 Июль 2025, 11:00
61
0

Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәре бу ялларда керәшеннәрнең Питравы белән тәмамланды. Ул Мамадыш районының Җөри авылында уза.
Республикада 25 меңнән артык керәшен яши. Бәйрәмдә 20 районнан һәм Россиянең дүрт төбәгеннән 49 иҗади коллектив катнашты. Төп мәйданда 100дән артык керәшен җырын башкардылар. Питрау белән котларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләсе белән килгән иде.
Милли уеннар, йолалар, керәшен чибӘРләре һәм батырлары турында - Эльмира Имамиева репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0