Онлайн трансляция

Свернуть

Лениногорск районында "Татар аты" дигән Бөтенроссия фестивале узды

Лениногорск районында "Татар аты" дигән Бөтенроссия фестивале узды

https://tnv.ru

21 Август 2025, 17:35

32

0

Лениногорск районында "Татар аты" дигән Бөтенроссия фестивале узды

Лениногорск районында "Татар аты" дигән Бөтенроссия фестивале узды. Югары Каран авылына Россия төбәкләреннән һәм Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстаннан фермер, спортчылар, тамашачылар җыела. Әлеге бәйрәмне татар токымлы атларны үрчетүче Фәрит Нәбиуллин оештырган. 

Нәкъ менә аның тәкъдиме белән Татарстанда борынгы Аударыш уены кабат уздырыла башлый. Бу - Лениногорскидагы фестивальнең дә мавыктыргыч мизгеле. Күркәм гадәт буенча, ат чабышында көч сынашалар. 

Быел беренче тапкыр ат өстендә барган килеш уктан ату буенча ярыш үткәрелә. Анда хатын-кызлар да катнашты. Фестиваль "Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты буенча тормышка ашырылган.

Фото: скриншот ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар