Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев: "Тотынсак, булдырабыз икән! Әле эшлисе эшләр күп"

Минтимер Шәймиев: "Тотынсак, булдырабыз икән! Әле эшлисе эшләр күп"

https://tnv.ru

28 Август 2025, 17:18

330

0

Минтимер Шәймиев: "Тотынсак, булдырабыз икән! Әле эшлисе эшләр күп"

Муса Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узучы "Милләт җыены"ның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

"Аңлашып, язмышыбыз, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйланабыз. Менә без нинди икән дип, чын күңелдән куанып утырам. Күңелләр нечкәреп китте. Шундый дәрәҗәдә булуыбыз, шундый республикада яшәвебез - зур горурлык. Республикабызны, халкыбызны яратып, җыелышып, кызыксынып, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәсез. Куанып утырдым. "Без булдырабыз", - дип әйтәбез бит, "Милләт җыены"нда яңгыраган чыгышлар шушы сүзләрне раслый", – диде ул.

Дәүләт Киңәшчесе эшлисе эшләрнең күп булуын да билгеләп узды, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Тотынсак, булдырабыз икән! Әле эшлисе эшләр күп. Бердәм булып, матур итеп яшәргә, эшләргә язсын, республикабыз чәчәк атсын! Барыгызга да бик зур рәхмәт. Алдыбызга куелган максат-бурычларны башкарып чыгарга көчебез, рухыбыз булсын иде!" - диде Минтимер Шәймиев.

Фото: tatar-inform.tatar, Салават Камалетдинов


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар