Онлайн трансляция

Свернуть

"Татар кызы-2025": гүзәллек конкурсымы яисә миллилеккә сынаумы? | Адымнар

"Татар кызы-2025": гүзәллек конкурсымы яисә миллилеккә сынаумы? | Адымнар

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2025, 12:02

32

0

"Татар кызы-2025": гүзәллек конкурсымы яисә миллилеккә сынаумы? | Адымнар
Дөньяда матурлык конкурслары күп. Планетаның иң чибәр кызы кайсы континентта яши, кайсы илдән, гүзәллек стандартлары ничек үзгәрә? Дөнья халкы мондый бәйгеләрне кызыксынып күзәтә. Татар дөньясының үз матурлык конкурсы бар. Бу атнада милләттәшләрнең игътибары - Оренбургта узган "Татар кызы" бәйгесендә иде.

Монда зәвыклы, талантлы һәм милли җанлы татар кызларын билгеләделәр. Халыкара конкурсның финалында 12 кыз арасыннан - Төркмәнстан чибәре - Алсу Рәфыйкова җиңеп чыкты. Беренче карашка, кызлар сәхнәдә куйган номерларга карап, бу - матурлык һәм талант бәйгесе, дип уйларга була. Ләкин без әлеге репортажны әзерләгәндә эчтәлек һәм мәгънә эзләдек.

Конкурс милләтебезнең өлгесе булырдай әниләр, бар эшкә дә оста хуҗабикәләр, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын яңа буынга тапшыра алырдый асыл хатын-кызлар тәрбиялиме? Елга бер очрашып, конкурста гына аралашып, милләтпәрвәрлек хисен уятып буламы? Инзилә Хөсәенова татар кызлары белән шул хакта аралашты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар