https://tnv.ru
05 Ноябрь 2025, 14:14
15
0

Мин юл читенә чыгып сәүдә итүче бер генә татар авылын беләм. Лаешның Имәнкискәсе. Беренче вакытта ул гаҗәпләндерә торган иде. Аннары күнегәсең. Ә соңрак, мондыйны башка очратмагач, уйлана башлыйсың - авылның әлеге шөгыле кайдан килгән? Һәм җавап тарихта табыла.
Монда 14нче гасырга караган көмеш тәңкәләргә, тимер сөңгеләргә юлыкканнары бар. Алар турында гарәб илчесе Әхмәт Ибн Фадлан үз юлъязмаларында язган. Имәнкискә гомер-гомергә хәзер Оренбург тракты дип аталган Олы юл буенда урнашкан. Заманында да моннан сәүдә кәрваннары йөргән.
Елгасында балыгы, урманында кыргый җәнлекләре күп булган. Ә кәсепле халык үзеннән артыгын юлчыларга тәкдим иткән. Бүген авылда 640 кеше яши. Терлек комплекслары да, предприятиеләре дә юк. Әмма ким дигәндә 15 сәүдәгәр бар, 10 кеше үзмәшгуль буларак эшли.
Дәүләт эшенә дә өлгереп, кәсепчелек традицияләрен дә саклаучы авылга Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Люция Нотфуллина юл тотты һәм Имәнкискә феноменын аңларга тырышып карады.Бүлешергә
Комментарии 0