Онлайн трансляция

Свернуть

Казан, Зөя һәм Паратск арасындагы электричкаларның хәрәкәт графигы үзгәрәчәк

Казан, Зөя һәм Паратск арасындагы электричкаларның хәрәкәт графигы үзгәрәчәк

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 10:00

538

0

Казан, Зөя һәм Паратск арасындагы электричкаларның хәрәкәт графигы үзгәрәчәк
4 июльдән ерак араларга өстәмә поезд билгеләнү сәбәпле шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк. Яңа графикны Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

6004 санлы Зөя – Казан поезды Зөя станциясеннән 13:31 сәгатьтә (14 минутка иртәрәк) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 14:55 тә килеп җитәчәк.

6321 санлы Казан – Паратск поезды Казан станциясеннән 5:45 сәгатьтә (4 минутка иртәрәк) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Паратск станциясенә килү вакыты – 7:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров