Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Президенты Якутскта «Казан» скверын ачуда катнашты

Татарстан Президенты Якутскта «Казан» скверын ачуда катнашты

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 12:36

747

0

Татарстан Президенты Якутскта «Казан» скверын ачуда катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиягә эш сәфәре кысаларында Якутскта «Казан» скверын ачуда катнашкан. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу – барлык ватандашлар өчен дә мөһим вакыйга, чөнки Саха (Якутия) башкаласында якташлар очрашуы, мөһим чаралар уздыру урыны – татарлар өчен яңа әһәмиятле урын барлыкка килә», – диде Татарстан Республикасы Президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов Казанның илнең иң борынгы шәһәрләренең берсе булуын һәм аңа Россиянең күп кенә халыкларының, шул исәптән якутларның да язмышы бәйле булуын билгеләп үтте.

«Республика башлыгы Айсен Сергеевич Николаевка, Якутск администрациясенә Казан исемендәге скверны булдыру буенча ватандашларыбызның инициативасын хуплаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ул безнең республикалар һәм тугандаш халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен яңа этәргеч булсын», – дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Скверда бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров