Онлайн трансляция

Свернуть

Майда татарстанлылар айның өчтән берен ял итәчәкләр

Майда татарстанлылар айның өчтән берен ял итәчәкләр

https://tnv.ru

28 Март 2023, 09:48

893

0

Майда татарстанлылар айның өчтән берен ял итәчәкләр
Җитештерү календаре нигезендә, 2023 елның маенда Татарстан халкын 11 ял көне көтә.

Аерым алганда, 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме - ял көне дип игълан ителде. Сишәмбе көнне татарстанлыларны эш көне көтә.

Киләсе ял көннәре 6 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк. 9 Майда Җиңү көне билгеләп үтелә. 8 гыйнвар ялы күчерү сәбәпле, республика халкы 8 майда ял итә алачак.

Калган ял көннәре, шимбә һәм якшәмбе көннәре гадәти график буенча эшләми торган көннәр булып санала.

Фото: ТНВ



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров