Онлайн трансляция

Свернуть

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда болытлы булачак

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда болытлы булачак

https://tnv.ru

31 Май 2023, 15:41

727

0

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда болытлы булачак
1 июнь Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак. Урыны белән җыл 15-20 м/с җитәргә мөмкин.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +12..+17 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +21..+26  градус тәшкил итәчәк. Көнчыгыш районнарда бу сан +29 градус булачак.

Казанда төнлә  +13..+15 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +21..+23 градуска кадәр җылыначак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров