Онлайн трансляция

Свернуть

2 июнь Татарстанда һава торышы нәрсә әзерләгән?

2 июнь Татарстанда һава торышы нәрсә әзерләгән?

https://tnv.ru

01 Июнь 2023, 16:20

521

0

2 июнь Татарстанда һава торышы нәрсә әзерләгән?
2 июньдә Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Иртән һәм кич белән кайбер районнарда яшен яшьнәргә, яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук җәйнең икенче көнендә көчле төньяк җилләре исәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +9..+14 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгыш районнарда бу сан +29 градус булачак.

Казанда төнлә +12..+14 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +21..+23 градуска кадәр җылыначак.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров