Онлайн трансляция

Свернуть

Ялларда Татарстанда көчле яңгыр яварга мөмкин

Ялларда Татарстанда көчле яңгыр яварга мөмкин

https://tnv.ru

02 Июнь 2023, 14:55

595

0

Ялларда Татарстанда көчле яңгыр яварга мөмкин
3 июньдә Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Төнлә һәм иртән яшен, яңгыр һәм боз көтелә. Җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Җил кайбер урыннарда 24 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +11..+16 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +23..+28 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +14..+16 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +24..+26 градуска кадәр җылыначак.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров