https://tnv.ru
06 Декабрь 2023, 16:42
342
0

7 декабрьдә, Татарстан җирлегендә сизелерлек явым-төшемсез алмашынучан болытлы көн көтелә. Урыны белән томан. Җил тизлеге 4-9 м/с җитәчәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -27..-32 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы -18..-23 градус тәшкил итәчәк.
Казанда төнлә -24..-26 градуска кадәр салкын булачак. Түбән урыннарда бу күрсәткеч -28 градуска җитәчәк. Көндез Республика башкаласында һава -20..-22 градуска кадәр җылыначак.
Фото: baldezh.top

Бүлешергә
Комментарии 0