Онлайн трансляция

Свернуть

-40 градус! Зәмһәрир суыклар китәргә җыенмый!

-40 градус! Зәмһәрир суыклар китәргә җыенмый!

https://tnv.ru

08 Декабрь 2023, 15:46

171

0

-40 градус! Зәмһәрир суыклар китәргә җыенмый!
9 декабрьдә, Татарстан җирлегендә аномаль салкын һава торышы көтелә. Ул нормадан 20 градуска түбән булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил тизлеге 3-8 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -30..-35 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез дә шундый ук температура сакланачак. Төньяк һәм көньяк районнарда -40 градуска кадәр суытачак.

Казанда төнлә -30..-32 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -22..-24 градуска кадәр җылыначак.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар