https://tnv.ru
08 Май 2024, 10:50
53
0
Татарстанда әһәмиятле вакыйга. Яңа Чишмә районында - яңа күпер ачылды. Ул хәзер салынып килүче федераль дәрәҗәдәге Шәле-Баулы трассасы өстеннән уза.
Күперне торгызуга Татарстан һәм Белоруссия юлчылары җәлеп ителгән. Федераль үзәк, Республика бюджеты, шәхси инвесторлар акчалары хисабына салалар. Яңа күпер аша Шәле-Баулы трассасына да, М7 юлына да чыгып булачак. Нәтиҗәдә, Яңа Чишмәдән Казанга да яңа юл ачыла. Элек башкалага Оренбург тракты аша гына барып җитеп була иде. Тулырак - Рүзәл Шәрипов.
Бүлешергә
Комментарии 0