https://tnv.ru
15 Май 2024, 11:03
259
0
![Казанга 111 ел булмаган суыклар килгән](https://i.tnv.ru/iblock/88b/88bf604d42fec34c972f182eae1d6317/macro_shot_frozen_dew_drops_leaves.jpg)
Бүген, чәршәмбе, 15 майда Татарстан башкаласында 111 ел булмаган температура рекорды яңартылды. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, «Казан-Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, бүген һаваның минималь температурасы -2,4 градус тәшкил иткән.
Казанда 15 май өчен һава температурасының абсолют минимумы 1913 елда теркәлгән һәм -1,8 градус булган.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0