Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры Татарстанда кайчан җылыта башлаячагын әйтте

КФУ профессоры Татарстанда кайчан җылыта башлаячагын әйтте

https://tnv.ru

15 Май 2024, 17:20

1252

0

КФУ профессоры Татарстанда кайчан җылыта башлаячагын әйтте
Якын арада Татарстанда салкыннар булмаячак (киләсе төннән кала). Бу хакта «Челнинские известия» порталы мөхәррире белән әңгәмәдә КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдерде.

Галим билгеләп үткәнчә, республикада һава температурасы җылыта башлауга карамастан, һаман да климат нормасыннан түбән кала. Бу атна ахырына Татарстанда көндез һава +19 градуска кадәр, ә төнлә +6 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсендә киләсе төнгә республикада -7 градуска кадәр кырау төшү ихтималы турында кисәткәннәр иде.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров