Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның кайбер районнарында +20 градуска кадәр җылытачак

Татарстанның кайбер районнарында +20 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

16 Май 2024, 16:49

930

0

Татарстанның кайбер районнарында +20 градуска кадәр җылытачак
Иртәгә, 17 майда, Татарстанда урыны белән яңгырлар явачак. Җил тизлеге 14 м/с тизлеккә җитәчәк.

Синоптиклар алдагы төндә республикада һава температурасы нульдән +5 градуска кадәр, ә ТР көнбатышында +9 градуска кадәр булыр дип фаразлый.

Татарстанның көньягында һәм көнчыгышында иң суыгы булачак, анда һавада һәм туфракта 0..-2 градуска кадәр кырау көтелә. Җомга һаваның максималь температурасы +12..+17 градус тәшкил итәчәк. ТР көнчыгышында +20 градуска кадәр кыздырачак.

Казанда 17 майга каршы төндә термометр баганалары +7дән +9 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез Татарстан башкаласында һава температурасы +13..+15 градустан югары булмаячак.



Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров