Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 476 кешене талпан тешләгән

Казанда 476 кешене талпан тешләгән

https://tnv.ru

20 Май 2024, 12:22

117

0

Казанда 476 кешене талпан тешләгән
Казанда сезон башыннан талпан тешләүнең 476 очрагы теркәлгән, Чаллыда - 395 очрак, Әлмәт районында - 267, Түбән Кама районында 278 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Быел кешеләрдән алынган 1 004 талпан тикшерелгән, инфекцияләре белән авыручылар ачыкланмаган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2 650 га мәйдандагы паркларны, скверларны, халыкның күпләп ял итү урыннарын талпаннарга каршы эшкәртү планлаштырылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров