Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның кайбер районнарында урманнарга керүне тыйдылар

Татарстанның кайбер районнарында урманнарга керүне тыйдылар

https://tnv.ru

20 Май 2024, 15:36

36

0

Татарстанның кайбер районнарында урманнарга керүне тыйдылар
Татарстан хакимияте Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Спас һәм Ютазы районнарында 21 көнгә урманнарга керүне чикләде.

Чикләү корткычларга каршы чаралар күрү белән бәйле. Бу чорда урманнарга керү, машиналар керү, шулай ук урманнарны куллануның барлык төрләре тыела.

Эшкәртелә торган участок чикләреннән 300 метр ераклыкта кисәтү такталары урнаштырылачак. Эшкәртелергә тиешле урман участоклары аша үткән юллар юл ябыла, шулай ук терлек кертү тыелачак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров