https://tnv.ru
04 Апрель 2025, 15:25
461
0

Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз балага адекват булмаган хәлдә очлы предмет белән күпсанлы сугулар ясаган. Ул тоткарланган, җинаять эше кузгатылган.
Иртәдән үк урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшләде. Хронология ТНВ хәбәрчесе Рамил Шәйдуллин репортажында.
15нче катка беркемне дә үткәрмиләр. Полиция хезмәткәрләре ишекне бикләп куйды. Журналистларны да, башка кешеләрне дә кертмиләр. Таң атканда биредәге бер фатирда 5 яшьлек баланың үле гәүдәсен таптылар. Көн дәвамында монда тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.
Бу фотоларны тикшерү комитеты ясаган. Кадрлардан күренгәнчә, малай кроватта ята. Ул бу вакытта үлгән булган инде. Янында канга ошаган сыекча белән тулган тас. Бүлмәдә телевизор эшли. Күрәсең, аянычлы вакыйгага кадәр бала мультфильм караган. Фатир буйлап уенчыклар, киемнәр ята.
Күршеләр сүзләренчә, гаилә тыныч булган. Әниләре - барсына да үрнәк булырдай хатын-кыз. Аны еш кына балалар мәйданчыгында күргәннәр. Улы белән беркайчан тавышын күтәреп сөйләшмәгән. Тулырак алдагы репортажда.
Бүлешергә
Комментарии 0