https://tnv.ru
17 Апрель 2025, 09:30
160
0

Республикада урнашкан коры һава торышы янгыннар санын арттырды. Соңгы тәүлектә 44 очрак теркәлгән булса, бүген көн дәвамында шундый хәбәрләр Чистай, Яшел Үзән, Тукай районнарыннан килеп иреште.
Иң куркыныч янгын - узган төнлә Казанның Самосыр бистәсе янындагы кырда килеп чыга. Анда корыган үләнгә ут капкан. Йортларга 500 метр кала. Тагын бер гадәттән тыш хәл Алексеевск районында була. Монда ут-күз аздан гына урманга күчмичә калган. Татарстанда атна башыннан янгынга каршы махсус режим кертелде.
Ачык һавада учак ягу, узган елгы үләнне яндыру тыела. Ни өчен катгый таләпләр кертелеп тә, ут чыгу очраклары кимеми? Янгын урыннарына бүген хәбәрчеләребез чыкты.

Бүлешергә
Комментарии 0