https://tnv.ru
23 Апрель 2025, 11:25
72
0

Апас районында килеп чыккан авариядә 4 кешенең гомере өзелә. Монда трассада - йөк машинасы светофорда туктап торган автомобильләрнең артына килеп бәрелгән.
Дүрт машина гармун кебек җыела һәм эчендәге кешеләр кысылып үлә. Һәлак булучыларның икесе - Пенза өлкәсеннән. Тагын бер гаилә - Апас районыннан. Хатыны йөкле булган. Бүген фаҗигадә гаепләнүче егетне кулга алганнар. Ул цемент ташучы йөк машинасы белән идарә итә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, аның тизлеге зур булган. Авария урынына хәбәрчебез Лиана Бәхтиева юл тотты.

Бүлешергә
Комментарии 0