Онлайн трансляция

Свернуть

Йортка терәп йорт салалар: Яр Чаллыда төзелә башлаган "МАЯК+" торак комплексында яшәүчеләр чаң суга

Йортка терәп йорт салалар: Яр Чаллыда төзелә башлаган "МАЯК+" торак комплексында яшәүчеләр чаң суга

https://tnv.ru

26 Май 2025, 14:36

59

0

Йортка терәп йорт салалар: Яр Чаллыда төзелә башлаган "МАЯК+" торак комплексында яшәүчеләр чаң суга

Яр Чаллыда төзелә башлаган "МАЯК+" торак комплексы төзелеш тармагында сораулар уятты. ГРАФИКА_инзиля дом_тат Шәһәрнең Раскольников урамында күп катлы йортның почмагына терәп диярлек тагын берне төзи башлаганнар. Алар арасында метр да юк. Моны белеп алгач, халык чаң сукты. Ничек күршеңнең күз уңында яшәргә була?  Өстәвенә кояш каплана, йортны сатып алгандагы манзара юкка чыга. Кыскасы, "читлек"!

Бу халыкның ризасызлыгы гынамы? Әллә инде төзелеш нормаларының үтәлмәвеме? Хәзер моны дәүләт экспертизасы  оешмасы ачыклаячак. Төзүче оешма, барысы да закон буенча эшләнә дип бара. Өйнең проекты кабул ителгән, экспертиза узган, Башкарма комитет рөхсәт биргән. 

Бу бер шәхси кыйсса булып кына да кала алыр иде. Чөнки йортның 8 каты төзелгән - аны сүтеп, урынын күчерүләре икеле. Әмма төзелеш базарында акча өчен эшләүче, рөхсәт бирү белән шөгылләнүче оешмалар күбәйде, ди белгечләр. Алар башка төбәкләрдән торып кына да эш итәргә мөмкин. Димәк, объектны, аның урынын килеп күрмиләр. Бу очракта халык мәнфәгате ничек яклана? Мәсьәләгә Инзилә Хөсәенова ачыклык кертергә тырышты.

 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар