https://tnv.ru
11 Ноябрь 2025, 17:48
31
0

Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе хәзерге вакытта 97 бөтен уннан 8 процентны тәшкил итә .Бу - Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч. Республикада - Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә һәр йортка кадәр бушлай газ торбасы китерү буенча актив эш алып барыла.
Халыкка газны капка төбеннән өйгә үткәрү өчен генә түлисе булачак. . Бүген республика халкы йортларга газ кертеп бетерү өчен 41 меңнән артык гариза биргән һәм 40 меңнән артык килешү төзегән. 36 меңнән артык кишәрлек чикләренә газүткәргеч китерелгән, ә 29 меңнән артык йорт газга тоташтырылган. Кайбер төр категорияләргә 100 меңгә кадәр ташлама бирелә.
Болар -Бөек Ватан сугышы, СВО ветераннары, СВОда һәлак булган ир -егетләрнең гаиләләре, 1 нче һәм икенче төркем инвалидлар, әлеге төркемдәге инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр һәм хезмәт ветераннары.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0