https://tnv.ru
17 Ноябрь 2025, 10:30
10
0

Татарстан Рәисенең Кытайга сәфәре дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе Шэнь-Чжэн каласында булды. Биредә бу көннәрдә бөтен дөньяга билгеле вакыйга - югары технологияләр күргәзмәсе уза.
Анда быел 5 мең катнашучы алдынгы эшләнмәләрен тәкъдим итә. Ярты миллионга якын кеше күргәзмәгә кунак буларак килер дип көтәләр. Һәрберсен кешегә охшаган роботлар каршы ала. Рөстәм Миңнеханов алар белән очрашып, кул биреп күреште. Ә Талия Миңнуллина бу роботларга кушылып, хәттә биеде дә.
Кытайдагы очрашулар һәм хезмәттәшлек килешүләре турында Люция Нотфуллина сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0