Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда крематорий ачарга җыеналар: датасы һәм урыны билгеле

Татарстанда крематорий ачарга җыеналар: датасы һәм урыны билгеле

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2025, 14:52

86

0

Татарстанда крематорий ачарга җыеналар: датасы һәм урыны билгеле
Казанда "Курган" мемориаль комплексы территориясендә крематорийны ачу планлаштырыла торган дата - 2029 елның беренче кварталы. Бу хакта РБК Татарстан хәбәр итә.

Хәзерге вакытта крематорий төзелешен әзерләү кысаларында уздырыла торган инженер-геологик, инженер-экологик һәм инженер-геодезик эзләнүләр төгәлләнгән.

Крематорий өчен 2,5 га җир каралган, бинаның мәйданы 1 600 "квадрат" тәшкил итәчәк. 

Казандагы Крематорий Татарстанда беренче булачак. Хәзер шәһәргә иң якын крематорийлар Түбән Новгородта һәм Сарапулда урнашкан.

Казан крематориенда елына якынча 9 500 кремация үткәрү планлаштырыла. 2032 елга объект 100 процент йөкләнешкә чыгарга тиеш. Процедураның фаразланган бәясе 19 000-30 000 сум.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар