Онлайн трансляция

Свернуть

Татарча диктант: кемнәр, кайларда язды? | Адымнар

Татарча диктант: кемнәр, кайларда язды? | Адымнар

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2025, 16:20

11

0

Татарча диктант: кемнәр, кайларда язды? | Адымнар

Бар татар дөньясы татарча диктант яза. Акция быел да 3 көн дәвамында үтте. Икенче көнендә аңа Россия төбәкләре кушылды. Өченчесендә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез язачак.

Татарча диктант - туган телдә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру гына түгел, ул шушы мизгелдә үзеңне зур милләтнең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге бирә. Казанда яшисеңме син, Россиянең икенче бер читендәме, әллә башка илдәме? Шушы сәгаттә син халкың белән бергә. 

Быел әлеге вакыйганың юбилее - аңа 10 ел тулды. Кайчандыр 600 кеше катнашында башланган акция, хәзер ел саен ким дигәндә 1 миллион милләттәшебезне колачлый. Ләкин бу сан да - иң югары чик түгел, ди оештыручылар. Туган телгә битараф булмаучылар белән Алия Сабирова аралашты.

 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар