https://tnv.ru
20 Ноябрь 2025, 12:15
25
0

Бүген Яшел Үзәндә яңа завод кулланылышка тапшырылды. Анда 50 төрдәге газ турбиналары җитештерелә һәм төзекләндерелә.
Алар мөһим энергетика объектларына урнаштырлачак. Моңарчы әлеге җайланмаларны, гадәттә, чит илләрдән сатып ала торган булалар. Ачылыш тантанасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шулай итеп, яңа индустрия паркы төзелешенә башлангыч бирелә. Район халкы өчен бу - өстәмә эш урыннары, дигән сүз. Җитештерүне бүген үзебез күреп кайттык.
Бүлешергә
Комментарии 0