Онлайн трансляция

Свернуть

Атаклы галим, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат

Атаклы галим, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2025, 15:50

14

0

Атаклы галим, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат

Кайгылы хәбәр. Атаклы галим, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат. Ул арабыздан 98 яшендә китеп барды. 

Борис Железнов Татарстан Конституциясен язуда катнашкан шәхес. Ул эшне башлап йөрүчеләрнең берсе. Шулай ук, федераль законнар, республиканың хокукый актларын әзерләүдә катнаша. 1990нчы елда Железнов - Борис Ельцин чакыруы буенча аңа Россиянең дәүләт төзелешенә кагылышлы планын тәкъдим итә. Әлеге кадрларда Борис Железнов хезмәттәшләре, укучылары янәшәсендә 90 яшьлеген билгеләп үтә. Ул чакта Минтимер Шәймиев аны "үз сүзе булган, төпле фикерле шәхес" дип аталган иде һәм галимгә - "Республика алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. 

Бер гасырлык гомере эчендә Борис Железнов йөздән артык фәнни хезмәт язган. Аның белән хушлашу мәрасиме иртәгә - Казан федераль университетының Икенче корпусында - мәрмәр залда сәгать 11дә башлана.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: realnoevremya.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар