https://tnv.ru
26 Ноябрь 2025, 16:28
75
0

2026 елда Татарстан иң кыска эш атнасы 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа барлыгы өч кенә эш көне туры килә, шуның икесе - кыскартылган эш көне.
2 ноябрь, дүшәмбе, гадәти эш көне булачак. 3 ноябрь - кыскартылган эш көне, чөнки ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан килә.
5 ноябрь, пәнҗешәмбе, шулай ук кыскартылган эш көне булачак, чөнки ул да 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган ТР Конституциясе көне алдыннан килә. 7 һәм 8 ноябрь шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
Татарстанлыларны шулай ук декабрь ахырында – 28-30 декабрь - өч көнлек эш атнасы көтә, ләкин бу очракта кыскартылган эш көннәре булмаячак, чөнки 31 декабрь бәйрәм көн булып саналмый, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0