Чистайда тарихи мирас юкка чыгу алдында: Алтын Урда чорына караган кабер ташлары кадерсез ята | Адымнар
https://tnv.ru
01 Декабрь 2025, 16:24
8
0

Туган як тарихын өйрәнүчеләр чаң суга! Чистайда Алтын Урда чорына караган кабер ташлары кадерсез ята. Аларны монда 2011нче елда табалар. Бу - галимнәр өчен кыйммәтле ачыш була. Язуларын өйрәнеп, тарих сәйләннәрен тезәргә, ташка басылганнан күпме мәгълүмат җыярга мөмкинлек ич.
Өстәвенә, каберләрнең зыялыларныкы булуы ачыклана. Димәк, милләткә хезмәт иткәннәр. Әмма бүгенге буын аларның рухын аяк астына салып таптый кебек. Исәпкә ташлар 15 ел узгач кына алынган, район хакимияте аларны саклау өчен финанс чыганаклар тапмый. Эзли микән?! Гомумән, Алия Хәйретдинова Чистайдан кайткач, бу хәл - бүген мирасның закон белән сакланмавын күрсәтә дигән фикер калды.
Бүлешергә
Комментарии 0