Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан юлларында хәл катлаулана: һәлак булучылар саны артудан туктамый | Адымнар

Татарстан юлларында хәл катлаулана: һәлак булучылар саны артудан туктамый | Адымнар

https://tnv.ru

01 Декабрь 2025, 16:44

9

0

Татарстан юлларында хәл катлаулана: һәлак булучылар саны артудан туктамый | Адымнар

Бу атнада Татарстан җитәкчелеге юллардагы хәлне анализлады. Вәзгыять ниндидер карарлар таләп итә. Эш шунда ки, 10 ай эчендә аварияләрдә 275 кеше һәлак булган. Югыйсә, илкүләм проект буенча, алдан чара күреп, күрсәткечне 268дән арттырмау бурычы билгеләнгән була. Республика ярамаган чикне узган инде. 

Бу атнада үлүчеләр инде 311 булды. Һәлак булучыларның саны икенче ел рәттән арта. Бер карасаң, Татарстан яңа юлларны күп төзи, булганнарын даими төзекләндерә. Ләкин, бер яхшының бер яманы дигәндәй... ялтырап торган тигез асфальт - кагыйдәне үтәп йөрсәң генә такыр юл ул.

Аварияләрнең төп сәбәпләре үзгәрми диярлек - тизлекне арттыру һәм каршы якка чыгу. Бу атнада Рүзәл Шәрипов киңәшмә эзеннән авария күрсәткечләре начар булган Тукай районына юл алды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар