Онлайн трансляция

Свернуть

Инвалид баласы булган казанлылар 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Инвалид баласы булган казанлылар 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

https://tnv.ru

03 Декабрь 2025, 15:38

187

0

Инвалид баласы булган казанлылар 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Инвалид балалар тәрбияләүче Казан халкы 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин. Инвалидлыкны раслый торган документлар белән гаризаны теркәлү урыны буенча район администрациясенә 10 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Түләү ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, ата-анасы I яки II төркем инвалид булган гаиләләргә, ялгыз инвалид ата-аналарга, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга каралган. Гаиләнең барлык әгъзалары да Казанда теркәлгән булырга һәм яшәргә тиеш.

Инвалидлыкны раслый торган документлар белән гаризаны теркәлү урыны буенча район администрациясенә 10 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Фото: сгенерировано ИИ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар