Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйсән Мәхмүтова "Зөләйлә" төркеменә акча түләп төн уздырырга тәкъдим итүчеләр турында сөйләде

Ләйсән Мәхмүтова "Зөләйлә" төркеменә акча түләп төн уздырырга тәкъдим итүчеләр турында сөйләде

https://tnv.ru

03 Декабрь 2025, 15:55

561

0

Ләйсән Мәхмүтова "Зөләйлә" төркеменә акча түләп төн уздырырга тәкъдим итүчеләр турында сөйләде
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмутова "ТНВ Татарча" Вконтакте төркемендә чыга торган "Ә Син?" тапшыруы кунагы булды.

Соңгы турда кунакка сайлау бирелә: я ул сорауга җавап бирә, я савыт эчендә яшерелгән ризыкны ашый.

Сорау болай иде: “Зөләйлә” төркеменең яшь, чибәр кызларын, аларның игътибарын акча белән сатып алырга теләгән ир-атлар булдымы? Яки бик әрсез фанатлар аркасында уңайсызлыклар килеп чыкканы булдымы? Шундый очракларны сөйләгез".

"Булды. Берничә тапкыр, хәтта. Мондый әйберләр күп бит ул. Татар эстрадасы булса да, матур хатын-кызларга, ир-атларга да андый тәкъдимнәр булгалады. Бу яңалык түгел. Безне чыгыш ясарга дип ябык урынга алып килделәр. Без чыгыш ясый торган киемнәрдән. Килгәч ук аңлап алдык, аппаратуралары да юк. Боларда магнитафон гына бар иде. Без туган хәлдән чыгу юлларын эзли башладык һәм әтиләр турында җыр башкардык. Анда бит ир-атлар утыра. Аларны аңларына китерергә кирәк иде, җәмәгать, безне андый кызлар дип уйламагыз дип. Миннән бәя сорадылар. Күпмегә сатасың дип. “Тишәм бит мин сезне хәзер” дип тә сөйләшеп булмый, ул бик зур кешеләр. Алар белән озак сөйләшергә туры килде. “Беләсез бит инде, минем әти-әни”, алар барыбер “әйе, беләбез, күпме торалар”, дип кенә җавап кайтардылар. Без җырчылар дип күп сөйләшергә туры килде. Җәлләделәрме. Безне ул вакытта Ходай саклады”, - дип җавап бирде Ләйсән Мәхмүтова.

Җырчы сүзләренчә, 90 елларда андый очраклар бер генә булмаган һәм һәрвакыт алардан чыгу юлларын тапканнар. Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз.














Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар