Онлайн трансляция

Свернуть

9 яшьлек кызны 11 эт талаган очрак буенча 2 кешене кулга алдылар

9 яшьлек кызны 11 эт талаган очрак буенча 2 кешене кулга алдылар

https://tnv.ru

03 Декабрь 2025, 17:39

7

0

9 яшьлек кызны 11 эт талаган очрак буенча 2 кешене кулга алдылар

Бүген Васильево бистәсендәге фаҗигада гаепле дип шикләнелүче 2 кешене кулга алдылар. Узган атнада монда 9 яшьлек кызны 11 эт талаган иде. Ул хәзер авыр хәлдә ДРКБда ята. 

"Эт һәм мәче" хәйрия фонды җитәкчесе Альберт Галиев белән аның кул астында эшләүче Максим Иванов тоткарланган. Иванов сукбай хайваннарны ауларга тиеш булган. Бу кешеләр "Ваемсызлык" һәм "Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү" маддәләре буенча җавап тотачак. 

Гыйнвар аенда Яшел Үзән районының торак-коммуналь хуҗалык департаменты "Эт һәм мәче" дигән хәйрия фонд белән 5 миллион 300 мең сумга килешү төзегән булган. Әлеге оешма усал этләрне кешеләр яшәгән урыннардан алып китү һәм аларның санын контрольдә тоту җаваплылыгын үз өстенә ала. Әмма бу эшне тиешенчә башкармыйлар. Нәтиҗәдә, фаҗига килеп чыга. 

Тикшерүчеләр әйткәнчә, сукбай хайваннар - этләрдән зыян күргән кыз яшәгән "Сәламәтлек" бакчачылык ширкәтендә үзләрен бик иркен хис иткән. Биредә аларны ашатучылар да була. Кулга алынучылар хәзер күрсәтмә бирә. Тикшерү барган вакытта аларны кайда тотасын ачыклау өчен - судка мөрәҗәгать итәчәкләр.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар